+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 октябрь 2019, 22:13

Срогы чыккан продуктларны эшкәртә башлаячаклар

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан.

Аларны ашлама яисә малларга азыкка эшкәртергә мөмкин.
Шушыны күздә тоткан закон проекты хөкүмәткә карауга кертелгән.
Әлеге вакытта ел саен кибетләрдә сатылып бетмәгән 700 мең тонна азык-төлек чүплеккә чыгарыла. Срогы чыккан продуктларны кибетләр үзләре ташларга тиеш. Ә аларны файдаланырга да мөмкин бит. Аларны чимал, әйтик, хайваннарга ризык әзерләү яисә ашлама сыйфатында кулланып була, диләр министрлыкта.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/srogy-chykkan-produktlarny-eshk-rt-bashlayachaklar/
Читайте нас: