+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 октябрь 2019, 19:43

Алтын бизәнгечләрне шулай чистартыгыз!

1. Җылы суга 1 чәй калагы сода һәм бер тамчы савыт-саба юу кулланмасы салыгыз да шунда берничә сәгатькә алтын әйберләрне калдырыгыз. Аннары салкын су белән сабын эзе беткәнче чайкатыгыз һәм алтынны кәгазь салфеткага куеп киптерегез.

2. Кыргычтан сабынны үткәреп, шуңа теш порошогы, азрак вазелин кушыгыз. Камырга охшаш бу катнашманы алтын әйберләргә сөртегез. Алтын күренеп ялтыраячак. Аннары бизәнгечләрне салкын суда "коендырыгыз".
3. Кашлы йөзекләрнең алтынын теш порошогы белән чистартыгыз. Моның өчен теш щеткасы кулланыла. Ә ташны спирт яисә одеколон белән чистарталар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/altyn-biz-ngechl-rne-shulay-chistartygyz/
Читайте нас: