+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 октябрь 2019, 19:50

“Ана булу — һәр хатын-кыз өчен бәхет”

Җәмгыятьнең үсешкәнлеге гаиләләрнең ныклыгына бәйле. Ә күпбалалы гаиләләр — милләт, җәмгыять горурлыгы. Шуңа да илдә, республикада мондый гаиләләргә игътибар кимегәне юк.

Күптән түгел Уфаның Колонналар залында бер төркем күпбалалы әниләргә "Ана даны" медале тапшыру тантанасы булды. Бу мәртәбәле бүләкне Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев тапшырды.
- Бүген сезгә лаеклы бүләк тапшырабыз. Сез, чыннан да, иңнәрегезгә иң зур бурыч салгансыз. Сез — киләчәгебезне булдыручылар. Республиканың уңышлары да сезгә бәйле, чөнки сез — чын патриотлар, эшсөяр балалар тәрбиялисез. Күпбалалы гаиләләр һәрвакыт соклану уята, ә ана булу - һәр хатын-кыз өчен бәхет. Сездә, чыннан да, яшәү чыганагы.
Сез үсеп килүче буында матур сыйфатлар тәрбияләүчеләр дә. Балада телгә — мәхәббәт, илгә хөрмәт тәрбиялисез.
Шул ук вакытта, илдә, республикада демография мәсьәләсен хәл итү бурычы әле дә актуаль. Ә сез - булачак әниләр өчен үрнәк. Балалар тавышы гаиләләрдә күбрәк яңгырасын иде.
Бүген республикада 50 меңнән артык күпбалалы гаилә бар. Киләчәктә дә балалар бакчалары, мәйданчыклары, мәктәпләр, дәваханәләр төзү дәвам итәчәк. Сабыйлар кирәкле тәрбия, белем алсын өчен иң яхшы шартлар тудырылырга тиеш, — диде Константин Толкачев.
Танатанада 48 әнигә дәүләт бүләге тапшырылды. Чыннан да, тормышта үз урынын тапкан, бүген инде балалар тавышына күмелеп яшәүче бу гүзәл затларның һәркайсы соклану уята.
- Күпбалалы әни булу — Ходайдан бирелгән бүләк, чөнки һәркем аның ризалыгы белән дөньяга килә. Ә мин шушы бурычны үти алуым белән бәхетле, — диде Белорет районында яшәүче 5 бала әнисе Анна Никифорова.
Константин Борисович күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең киләчәктә дә дәвам итәчәген һәм моңа карашлы хокукый базаның тагын да камилләшәчәген дә белдерде. Мәсәлән, әлегә кадәр 8 балалы гаиләләр сабыйларга 18 яшь тулганчы гына 600 мең сумлык дәүләт ярдәме ала алса, киләчәктә бу яшьне 23кә җиткерү турындагы закон каралачагын әйтте.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/ana-bulu-r-khatyn-kyz-chen-b-khet/
Читайте нас: