+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 октябрь 2019, 09:36

Башкача кабатланмасын!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен районында “ПОЛИЭФ” заводында килеп туган гадәттән тыш хәл буенча киңәшмә үткәрде.

Мәгълүм булуынча, 9 октябрьдә предприятиедә резервуарның җимерелүе нәтиҗәсендә чистартырга әзерләнгән суның бер өлеше читкә аккан. Кулланылган суның составына хәвеф күрсәткече түбән класслы органик матдәләр керә. Резервуардагы суны башка савытларга бушату оператив рәвештә оештырылды, шулай ук, пычранган мәйданны изоляцияләүче дамбалар төзелде.

– Барлык ашыгыч хезмәтләр авария нәтиҗәләрен бетерү буенча тиз һәм оператив эшләде, – диде Радий Хәбиров. – Шулай да кыска вакыт эчендә өченче авариянең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Өч очрак та төрле һәм бер-берсе белән бәйле түгел. Мондый хәл башкача кабатланмасын өчен чаралар күрү мотлак. Ә авариядән килгән зыян кап­ланырга тиеш. “СИБУР” җәмгыятенең генеральный директоры, идарә рәисе Михаил Карисалов гафу үтенде һәм китерелгән экологик зыянны капларга әзер булуын белдерде.

Якындагы су объектларын даими мониторинглау күрсәткечләрнең нормада булуын күрсәтә. Су торышын контрольдә тоту дәвам итәчәк.
Читайте нас: