+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 октябрь 2019, 09:01

БДБ илләре уеннары да узачак

Түбән Новгородта “Русия – спорт яратучы дәүләт” VIII Халыкара спорт форумы кысаларында “Дөнья җәмәгатьчелеге белән берлектә спортны үстерү” дип атал­ган пленар утырыш узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Дәүләт башлыгы үзенең чыгышында билгеләвенчә, форум ун ел дәвамында актуаль булып кала, ә мәгълүмат алмашу мөмкинлеге һәм фикер алышу мәйданчыкларының ачыклыгы зур әһәмияткә ия була бара.
– Спорт инде күптән җәмгыять тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, һәм нәкъ менә җәмгыять аның үсеш юнәлешләрен, көнүзәк мәсьәләләрне билгели, шул исәптән халыкара рәсми спорт вакыйгалары календарена спортның яңа төрләрен һәм яңа ярыш форматларын тәкъдим итә, – диде Владимир Путин. – Русия БДБ илләре уеннарын үткәрү башлангычы белән чыкты – беренче Уеннар Казанда 2020 елның августында узачак. Без БРИКС спорт уеннарын оештыру идеясен дә хупладык, алар да киләсе елда Чиләбедә узачак.
Утырыш ахырында дәүләт башлыгы “Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар” күргәзмәсен карады. Башкортстан стенды төбәкнең спорт инфраструктурасын үстерүдә, шулай ук колачлы ярышлар уздыруда ирешкән уңышларына багышланды.
Шул ук көнне форум кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең спорт министры Павел Колобков Башкортстан Хөкүмәте һәм Русия Спорт министрлыгы арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
Документ тармак эшчәнлегенең төп юнәлешләре – төрле дисциплиналар буенча халыкара дәрәҗәдә ярышлар уздыру, профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә спорт инфраструктурасы булдыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча берлектәге эшчәнлекне күз уңында тота. Министр сүзләренә караганда, бүген Башкортстан илдә даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны буенча лидер төбәкләрнең берсе булып тора.
Форум кысаларында Радий Хәбиров Русия Студентлар клублары ассоциациясе рәисе Елена Исинбаева, Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш, Бөтенрусия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко, Евразия халыклары Ассамблеясы Генеральный секретареның беренче урынбасары Светлана Смирнова, Русия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили белән эшлекле очрашулар үткәрде.
#Владимир Путин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/sport/bdb-ill-re-uennary-da-uzachak/
Читайте нас: