Фильмны Белорет районының Яңа Хәсән авылында Русиянең танылган актеры һәм режиссеры Александр Галибин төшергән. Ул Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча эшләнгән. Фильмны куючы рәссам Вячеслав Виданов җитәкчелегендәге проект өчен декораторлар 1940 нчы еллардагы йортларның төгәл күчермәләрен төзегән. Тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен повестька кайбер өстәмә эпизодлар да өстәлә, сценарий авторы – Айдар Акманов. Фильмның операторы танылган Михаил Агранович булса, музыканы Илья Духовный язган.
22 сентябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән премьераны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та карады. Ул бу фильмны караганнан соң, Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә болай диде: “Мин сезгә “Сестренка” киносына барырга киңәш итәм. Фильм яхшы. Бу кино безнең республика, безнең үзебез турында. Республика турында мондый күп һәм матур сүзләр күптән әйтелмәде һәм күрсәтелмәде. Тарихыбызга, табигатебезгә, кешеләргә карата чиксез мәхәббәт белән төшерелгән фильмны барысына да карарга киңәш итәм”.
Мостай Кәрим исемендәге Фондны гамәлгә куючы, шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов әйтүенчә, бу гаҗәеп фильм. “Монда Мостай Кәримнең әдәби материалына сакчыл караш сакланган. Экран аша Башкортстанга карата зур мәхәббәт уяна, ул йөрәккә үтеп керә. Бу фильмның Мостай Кәримнең 100 еллыгында чыгуы кино теле аша балаларның, укучыларның аның иҗатына игътибарын тагы да арттырыр дип өметләнәм”, – диде ул.
– Без искиткеч урында яхшы кешеләр белән эшләдек. Сезнең якларда эшләү – зур бәхет. Мостай Кәрим – ул халыкның җаны, шуңа күрә бу безгә зур җаваплылык йөкләде. Бүгенге көн минем тормышымда иң дулкынландыргыч көннәрнең берсе – урыс кешесе башкорт халкы, тамырлары белән аның мәдәниятенә тирән үтеп кергән тарихы турында картина төшерде. Фильм башкорт телендә бара. Экранда төп телнең урыс теленә караганда көчлерәк ишетелүен теләдек һәм без моңа ирештек, дип уйлыйм. Мин сезнең республикага, биредә эшләүче кешеләргә гашыйк, – диде Александр Галибин үзенең чыгышында.
Фильмда төп рольләрне 7 яшьлек Арслан Крымчурин (Җәмил) һәм 9 яшьлек Марта Тимофеева (Оксана) оста уйнады. Арслан өчен бу дебют булса, яшь актриса инде чын йолдыз. Марта Тимофееваның кино һәм сериалларда 40тан артык эше бар. “Сестренка” киносында уйнау өчен Марта башкорт телен өйрәнгән.
– Башкорт теле катлаулы, әмма бик матур. Миңа, гомумән, Башкортстан бик охшады. Без Арслан белән дуслашырга өлгердек. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, хат алышабыз һәм телефон аша аралашабыз, – диде Марта Тимофеева.
– Минем өчен иң катлаулы һәм хәтердә калган эпизодларның берсе – ул йөзә белмичә, Инҗәр елгасының салкын суына чумуым. Моның өчен биш дубль уйнарга туры килде. Кышын төшерелгән күренештән, хулиганнарның мине коймага элүләре хәтердә нык калды, – дип уртаклашты үзенең тәэссоратлары белән Арслан Крымчурин.
Яшь актер әйтүенчә, “Сестренка” фильмы аның актерлык карьерасының башы гына.
Бу фильм башкорт, украин һәм урыс телләрендә төшерелгән. Фильмда Илгизә Гыйльманова, Виталий Салий, Рәвис Заһитов, Тимур Гарипов, Руслан һәм Гөлназ Хәйсәровлар, Сәгыйдулла Байегетов, Ирада Кадыйрова, Йосыф һәм Фәнис Рәхмәтовлар, “Рейд” хәрби-тарихи клубы әгъзалары һәм башкалар катнашкан.
“Сестренка” хәрби драмасы Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге Фонд ярдәме белән “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Кинотасманы прокатка алу белән “Walt Disney” компаниясе шөгыльләнә. Картина 19 сентябрьдә киң прокатка чыкты. Фильм прокатта бер ай барачак. Мостай Кәримнең туган көнендә Русия “Культура” каналында эфирга чыгачак.