Көннәр салкынайта башлагач, җылы көннәр инде башкача булмаячагын белгәч, орлыкларны чәчәргә була. Бу очракта алар чиргә дә бирешми, нык булып үсә. Бигрәк тә саргылт-кызыл эре чәчәкле искиткеч матур гайлардиянең, ап-ак төсле, хуш исле арабисның, чагу төстәге чәчәкләре белән күзнең явын алырлык эшшольциянең һәм меңьеллының (тысячалетник) орлыкларын нәкъ менә октябрьдә чәчү отышлырак.