+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 октябрь 2019, 12:14

Бөтендөнья икмәк көне

Әти-әниләребез безнең һәрберебезне ипинең бер валчыгын да әрәм итмичә олыларга өйрәтеп үстерделәр. Элек-электән икмәк, әпәй, ипи, ипекәй – өстәлләребездә иң төп ризык. Бүген – 16 нчы октябрьдә бөтен дөнья икмәк бәйрәмен билгели.

Бу бәйрәм 2006 елда Халыкара икмәк пешерүчеләр һәм икмәк пешерүче-кондитерлар берлеге инициативасы буенча оештырылган. Бу дата 1945 елның 16 октябрендә БМОның авыл хуҗалыгы һәм аның җитештерүен үстерү проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнүче азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы төзелүгә бәйле. Сүз уңаеннан, бу көнне тагын бер бәйрәм – Бөтендөнья азык-төлек көне дә шушы вакыйгага бәйле үткәрелә.


Альмира Миңнуллинадан Хуш исле икмәк рецепты

Ике бик зур булмаган түгәрәк икмәк очен: 0,5 л – су, ярты кап "Люкс" чүпрәсе, 1 аш кашыгы (бик өеп түгел) шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, кирәгенчә он.


250 грамм җылы суга тозны, чүпрәне, шикәр комын, 2 аш кашыгы он салып апара ясап, ачытырга куярга. Катнашма чемердәп кабарып чыгарга тиеш.

Камыр әчегәч, калган 250 грамм суны салып бетерергә дә, яхшылап болгатырга. Шуңа кирәгенчә он салып йомшак кына иттереп камыр басарга, май өстәргә, камырны кулга ябышмый башлаганчы озак басарга кирәк. Ике кисәккә бүлеп, түгәрәкләп, пешерәсе табага салып кабарырга куярга, өстен кисеп җибәрергә мөмкин. Аннары мичкә тыгарга.


Мичтә бераз торгач, өстенә май урынына су тидереп алырга кирәк.
Читайте нас: