+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 октябрь 2019, 12:10

Башкортстанда балалы гаиләләргә махсус документ бирә башладылар

Башкортстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә махсус таныклыклар бирә башлаганнар.

Бу документ артык бюрократиядән качарга һәм төрле ташламаларга һәм льготаларга хокук бирә.
Башкортстан Башлыгы указы буенча, әлеге таныклык күп балалы статусын раслаучы башка документларны алмаштыра. Анда гаиләнең бар әгъзалары турында мәгълүмат күрсәтелгән.
Таныклыкны күпфункцияле үзәкләрдә алырга мөмкин. Моның өчен ата-ананың паспорты, никахны теркәү турындагы һәм балаларның барысының да туу турындагы таныклыклары кирәк булачак.
Әлеге көнгә 600 гаилә яңа документны алган да инде.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/bashkortstanda-balaly-gail-l-rg-makhsus-dokument-bir-bashladylar/
Читайте нас: