+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 октябрь 2019, 11:51

Чикләвек ашау файдалы

Көч һәм энергия алу өчен кешью чикләвеге иң шәбе санала.

Ул тиз үзләштерелә торган углеводтларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра. Шуңа да бу чикләвекне көннең беренче яртысында һәм фитнес-клубка барыр алдыннан ашарга киңәш итәләр.

Ә мена аш эшкәртү процессын җитен орлыгы яхшырта. Ул озак вакытка аппетитны баскан балласт матдәләргә бай.

Миндальдә дә аксым күп. Ул матдәләр алмашынуын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә.


Нерваларны ныгыту өчен урман чикләвеге (фундук) ашарга кирәк. Анда нерваларны ныгытуга булышлык иткән лецитин дигән матдә бар.

Арахистагы триптофан аминокислотасы бәхет гормоны бүленеп чыгуны арттыра. Бу кешегә тыныч, тормыштан канәгать булу өчен кирәк.


Ләкин шуны онытмагыз: чикләвекне көннөң беренсе яртысында ашау хәерле. Чаманы да онытырга ярамый. Көнлек норма 10 чикләвектән артмаска тиеш.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: