+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 октябрь 2019, 09:55

Киемегездә яктылык чагылдыручы элемент бармы?

Соңгы айда көн саен диярлек юлларда кеше таптала. Агымдагы елның 9 аенда мондый 921 очрак теркәлгән. Аларның 455ндә җәяүле кеше үзе гаепле.

106 очрак кешенең үлеме белән тәмамланган.


Куркыныч саннар... Йөз дә алты йортның капкасына кайгы ишек ачып кергән, 106 гаилә әгъзаларының йөрәгенә гомерлек яра салынган.


Кагыйдә буларак, тәүлекнең караңгы вакытында, юлларның яктыртылмаган җирендә булган ул аварияләр. Караңгы киемдәге кеше юл буйлап килә. Кайчак салмыш та. Көн яңгырлап та торса (я кар явып), мондый шартларда водитель кешене бик соң гына сизеп кала һәм берни дә эшләп өлгерә алмый...


Юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары мондый хәлләргә юл куймас өчен гади кагыйдәләрне үтәүне киңәш итә: күз бәйләнгәннән соң юлда йөрегәндә ачык төстәге киемдә булуың хәерле. Моннан тыш яктылык чагылдыручы элементлар, әйберләр булырга тиеш. Хәзер сатуда төрле браслетлар, "фликерлар", значоклар, тасмалар бар, аларны алып куллану гомерне сакларга ярдәм итәчәк.


Иң беренче чиратта балаларны уйлагыз. Аларның киемендә, сумкасында яктылык чагылдыручы элементтар мотлак булсын! Юл кагыйдәләрен кат-кат исләренә төшереп торыгыз. Юлга кинәт йөгереп килеп чыкмасыннар, юл аша чыкканда шаярмасыннар, этешеп-төртешмәсеннәр - озын гомерле, сәламәт булсыннар!

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: