«Актуальные комментарии» сайтында «Путинизм» дигән яңа рубрика ачылган. Анда Президент Владимир Путинның идарә итү курсына багышланган көнүзәк мәкаләләр, интервью һәм анализлар урын алачак.
Бу уңайдан Президент Путинның ярдәмчесе Владислав Сурков болай ди:
— Үткәннәрне тирән анализлау, киләчәк турында җитди уйлану бар. Ә бүгенге чорга өстән-өстән генә, ашыгыч бәя бирелә. Бу гадел түгел. Путинизмны, бүгенге көннең идеологиясе буларак, аның барлык социаль инновацияләре һәм продуктив каршылыклары белән өйрәнү - файдалы башлангыч.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/putinizm-ideologiyasen-yr-n-bez-/