+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 октябрь 2019, 16:01

Алина Якупова – дөньядагы иң матур кыз

Социаль челтәрләрдә алты яшьлек Алинаны дөньяның иң гүзәл кызы дип таныганнар.

Күркәм бала Мәскәүдә яши, дүрт яшеннән модель булып эшли, эре компанияләрнең реклама проектларында катнаша, глянц журналлар өчен фотога төшә. Социаль челтәрләрдәге блогына 20 меңнән артык кеше язылган. Блогны Алинаның әнисе алып бара. Әйткәндәй, кызның үз агенты да бар. Кыскасы, фэшн-дөньяда Алина – ярыйсы ук билгеле шәхес.


Әйткәндәй, Алина Якупова матурлыгы белән дөньяга танылган бердәнбер якташыбыз түгел. 2017 елда бу исемне – Настя Князева, 2014 елда билгеле футболчы Руслан Пименовның кызы Кристина яулаган. Алар хәзер үскән, модель карьерасын уңышлы төзиләр.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: