+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 октябрь 2019, 12:44

Волонтерлар сезгә ярдәм итәрләр

Валерий Вәлиәхмәтов хәбәр итүенчә, Кыргыз-Миякә авылы, Комарова урамы 5 санлы йортта урнашкан күпфатирлы йортның беренче катында телесигнал булмау сәбәпле коллектив антенна кую мәсьәләсе буенча бер мөрәҗәгать булган.

Әлеге мәсьәлә буенча аңлатма бирелде: коллектив антенналарны идарә итүче компанияләр урнаштыра, ә андыйлар булмаганда фатирда яшәүчеләр аны үзләренең акчасына куялар.

Цифрлы телевидениегә күчү буенча район үзәге гражданнарыннан ике мөрәҗәгать булды. Җиһазларны көйләүдә ярдәмгә Миякә авыл советы авыл җирлеге волонтерлары килгән.

Антенна куйган, кабельне һәм приставканы телевизорга тоташтырган кешеләргә цифрлы җиһазны көйләүне цифрлы волонтер ярдәм итәчәк.8-800-220-2002 кайнар линиянең тәүлек әйләнәсенә бушлай эшләүче телефоны буенча күчүгә заявка калдырганнан соң сезгә киләчәкләр.

Шулай ук сезне кызыксындырган сорауларыгызны цифрлы телевидениене көйләү буенча турыдан-туры җаваплы кеше Валерий Фәһим улы Вәлиәхмәтов белән 8(34788 2-13-51телефоны аша бәйләнешкә керә аласыз.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: