+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 октябрь 2019, 09:02

Хәрби күнекмәләр белән җитәкчелек итте

Русия кораллы көчләренең Башкомандующие Владимир Путин “Күкрәү” исемле команда-штаб хәрби уеннары күнекмәләре белән җитәкчелек итте.

Русия кораллы көчләренең Башкомандующие Владимир Путин “Күкрәү” исемле команда-штаб хәрби уеннары күнекмәләре белән җитәкчелек итте.


Күнекмәләр кысасында Төньяк һәм Тын океан флотларының су асты корабларыннан баллистик һәм канатлы ракеталар җибәрелде. Ракеталар Баренцев һәм Охотск диңгезләреннән Камчаткадагы “Кура” һәм Архангель өлкәсендәге “Чижа» полигоннарына җибәрелде.

Хәрби күнекмәләрдә Төньяк һәм Тын океан флотларының су асты корабларыннан тыш ерак арага оча торган Ту-95МС самолетлары да катнашты.


“Ярс” ракета комплексы “Плецеск” космодромыннан “Кура” полигонына кыйтгаара ракеталар җибәрде.

Хәрби күнекмәләрдә 12 мең хәрби, 212 ракета корылмасы, 105 самолет, 15 су өсте корабы, 5 су асты корабы һәм 310 хәрби һәм махсус техника катнашты.

#ВладимирПутин

Читайте нас: