“Әйдәгез болай итәбез: республика чикләреннән тыш яки үзебездә, тик читтән килгән кунак тарафыннан башкарылган иң матур башкорт биюе өчен шәхси бүләгемне тапшырачакмын!” Әйткәндәй, без Заһир һәм Салават Зәйнетдиновларның флешмобны кабул итеп, Кызыл мәйданда биюләре хакында язып чыгу белән, икенче көненә Радий Фәрит улы әлеге постын салды. Димәк, Башлык башкорт милли матбугаты белән даими танышып бара!
Флешмобны Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле солисткасы Миләүшә Хәйбуллина игълан иткән иде. #ятанцуюбашкирскийтанец #учубашкирскийтанец хештегы белән Миләүшә Русиянең төрле шәһәрләрендә һәм илләрдә башкорт биюен биеп, видеоларын интернетка сала һәм башкаларга челлендж (чакыру) җибәрә.