+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 октябрь 2019, 20:57

Цифрлы телевидение: яңа корылманы ничек көйләргә?

Башкортстанда аналог телевидениесен сүндергәч кайнар линиягә ике меңнән артык шалтыратулар теркәлгән. Бу хакта БР Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшрият буенча агентлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

“Кешеләрне аеруча яңа корылманы ничек тоташтыру кызыксындыра. Өлкән һәм хәрәкәтләре чикләнгән гражданнар ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать итә. Шундый сораулар белән 450 кеше мөрәҗәгать иткән, заявкаларның яртысы башкарылган. Халыкны иң борчыган сорауларның берсе – БСТ каналы настройкалары. Ул республикада элекке кебек үк аналог режимында күрсәтелүне дәвам итә”, - диләр ведомствода.
Хәтерегезгә төшерәбез, 14 октябрьдә федераль телеканалларның аналог вещаниесе туктатылды. Русия цифрлы телевидениегә күчте.
Республикада аз тәэмин ителгән гражданнарга (балага ай саен пособие алучылар һәм пенсияләренә федераль социаль өстәмә түләүләр алучы пенсионерлар) цифрлы һәм юлдаш телевидениесен тота торган корылманы сатып алып куяр өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. 8 меңгә якын кеше дәүләт ярдәменнән кулланган. 2 меңгә якын кеше махсус приставкаларны сатып алгач компенсация юллаган. Волонтерлар корылманы көйләүдә ярдәм итә ала.
Башкортстанда яшәүчеләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайнар линиягә шалтыратып барлык мәгълүматны да белә ала.
Кайнар линиянең телефон номеры: 8 (800) 347 00-55.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/tsifrly-televidenie-ya-a-korylmany-nichek-k-yl-rg-/
Читайте нас: