+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 октябрь 2019, 21:07

Тулысынча сәламәт балалар бармы?

Башкортстанда 17 яшькә кадәрге балаларның сәламәтлеген тикшергәннәр.

626 баланы профилактик карау үткәргәннән соң аларның 24,4 проценты гына тулысынча сәламәт дип табылган. Калганнарында теге яки бу тайпылышлар билгеләнгән дип хәбәр итә республиканың сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин. Ә балаларның 1,6 проценты авыр чирлеләр һәм даими дәвалауга мохтаҗлар.
17 яшькә кадәрге балалар арасында иң киң таралган тайпылышлар – нерв системасы, ашкайнату органнары, сөяк-мускул системасы, күз, эндокрин системасы чирләре белән бәйле проблемалар.
Башкортстанда шулай ук инвалид балалар саны 4,3 процентка арткан. Максим Забелин фикеренчә бу җитлекми туган балаларны саклап калу артуга да бәйле.
Әйткәндәй, республикада 529 медицина кабинеты һәм 152 стоматология бүлмәсе булган 1310 мәгариф учреждениесе эшли. Әбҗәлил, Бакалы һәм Краснокама районнарында мәктәп укучыларына ярдәм күрсәтүче табиблар саны җитмәү күзәтелә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/uylanyrga-uryn-bar/tulysyncha-s-lam-t-balalar-barmy/
Читайте нас: