+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 октябрь 2019, 10:37

20 октябрь – Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулды

19 октябрь башкаланың Мостай Кәрим урамындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында юбилей чаралары узды.

Ул һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чарада чыгыш ясап, Мостай Кәримнең тынычлык сөюче, халыклар тату яшәсен өчен күп көч салган кеше икәнлеген, дуслык өлгесе, миллионнарча кешеләрнең остазы һәм әхлак идеалы булуын әйтте. Чарада Казахстан һәм Кыргызстан, Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты.

Казахстанның дәүләт сәркәтибе Кырымбәк Кушәрбаев урыслар өчен Пушкин, татарлар өчен Тукай, казахлар өчен Абай бөек булса, башкортлар өчен Мостай Кәримнең зур шәхес булуын әйтте. Казахстанда Мостай Кәрим исемендәге урам булуын, Мостайның казах телендә чыккан китапларның казахлар өчен дә уртак рухи байлык икәнлеген билгеләде.

Кабарда-Балкар Язучылар берлеге рәисе Моталип Беппаев Мостай Кәримнең башкорт халкын дөнья дәрәҗәсенә күтәргән кеше булуын әйтте. Аның исемен мәңгеләштерүгә мисаллар китереп, Мостай Кәрим исемендәге очкыч һәм океан лайнеры булуын телгә алды. Кабардада Мостай Кәрим һәм Кайсын Кулиев пиклары булуы турында сөйләде.

Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфа һава капкасының Мостай Кәрим исемендәге аэропорт белән ачылудан башлануын сөйләде. Мостай Кәримнең татар халкы өчен зур тарихи эзләр калдыруын билгеләде.

Казаннан килгән икенче кунак – Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис Казанда Мостай Кәрим урамы булуы, татар һәм Тукай энциклопедиясенә Мостай да керүе, төп әсәрләре татарча чыгуы, татар шагыйрьләренең аңа шигырь багышлаулары турында сөйләде. Мостай Кәримне үзенең укытучысы дип атады.

Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова әтисенең бер папкасындагы көндәлегендә “гөнаһлыларны гафу итәм, алдакчыларны яратмыйм” дип язылган бит табуын сөйләде.

Тантаналы өлештән соң шигъри бәйрәм узды.

20 октябрь юбилей чаралары шагыйрьнең туган ягы – Чишмә районына күчте. Бәйрәм Чишмә районының Келәш авылында Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан ачылган яңа мәдәният йортында дәвам итте.


Читайте нас: