Документта сүз авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга эш сәгатьләрен кыскарту турында бара.
Кыскарту дигәч тә, иң беренче шуны әйтик: бу очракта эш хакы кимемәячәк. Закон проектында атнасына 36 сәгать эшләү карала. Бер шарты бар: әгәр дә аннан да кыскарак норма моңа кадәр федераль закон я башка нормативлар белән ныгытылмаган булса.
Документның авторлары - Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин җитәкчелегендә "Бердәм Русия" партиясенең бер төркем депутаты.
Закон чыкса, авылдагы эшче хатын-кызлар аларга рәхмәт укырлар иде.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.