+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 октябрь 2019, 10:16

" Сеңлекәш"тәге Оксана кем ул?

Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесы буенча куелган «Сеңлекәш» фильмында украин кызын ун яшьлек яшь актриса Марта Тимофеева уйный.

Аяусыз сугыш аркасында авыр язмыш сынавына дучар булып, якыннарын югалтып, бәхетле очрак аркасында Башкортстанга килеп эләккән ятим бала ролен бар тулылыгында чагылдыра алган бу сөйкемле кыз кем соң ул?

Марта – Мәскәү кызы. Әтисе Андрей Тимофеев – хәрби оркестр музыканты, әнисе Анна Ребецкая – Зур театр балеринасы.

Өч яшьлек кенә сабый беренче тапкыр зәңгәр экраннарга подгузниклар рекламасында катнашып чыга.Үсә төшкәч бәләкәй кызны балалар киемнәрен рекламалаган журналларга фото төшәргә чакыра башлыйлар. Марта беренче тапкыр «Тыква» фильмында төшә.

Русия кинематографиясендәге иң популяр кыз җиде фильмда төп геройны уйнаган, барысы 47 кинокартинада аның роле бар. Әле дә аны телесериалларда катнашырга чакыралар. Мартага кинога төшү бик охшый һәм ул үзенең киләчәген кино сәнгате белән бәйләргә тели.


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: