+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 октябрь 2019, 09:16

Флюорография үзе килә

Республикада күчмә медтехника берәмлекләре тагын икегә артты.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы Стәрлетамак һәм Октябрьскийның шәһәр дәваханәләренә күчмә флюорография тапшырды. Техника “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү системасы үсеше” төбәк проекты кысаларында алынды.
Күчмә флюорография корылмалары ерак торак пунктларында яшәүчеләрне, студентларны һәм мәктәп укучыларын, эрепредприятие эшчеләрен тикшерү өчен тәгаенләнә, дип ачыкладылар ведомствода.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елда 7 күчмә медицина флюорография сатып алыначак. Беренче икесе Уфага Беларусь республикасыннан килде. Әлеге вакытта дәваханәләр балансында 18 тәгәрмәчле медтехника берәмлеге бар.
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Flyuorografiya-ze-kil-2676/
Читайте нас: