+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 октябрь 2019, 09:59

Кишерне әле ашап калыгыз

Кишер, витаминнар чыганагы буларак, чи килеш аеруча файдалы.

Башка яшелчәләр белән чагыштырганда, анда каротин күп. Безнең организмда ул А витаминына әверелә. Тәүлек нормасын тутыру өчен бер уртача кишер дә җитә. Анда шулай ук С, Д, Е, Л, Н, РР витаминнары бар. Монан тыш, шикәр, аксым, пектин, кумарин, күп кенә ферментлар, кальций, калий, тимер кебек макро- һәм микроэлементлар булуы да ачыкланган.

Кишер аш эшкәртү процессын яхшырта, җәрәхәтләрнең тизрәк төзәлүенә ярдәм итә, бөерләрдән комны чыгара. Суты аз канлылыктан, хәлсезлектән, инфаркт кичергәннән соң беренче көннәрдә йөрәк мускулының эшен көйләү өчен тәкъдим ителә. Андагы йод май алмашынуын көйләп, симерүдән саклый, ә күзәнәклеге организмдагы артык холестиринны куа.

• 1:1 нисбәтендә кишер суты белән балны сөттә пешереп, ашказан-эчәк таркты авыруларыннан, бронхиттан, ларингиттан, салкын тиюдән эчәргә.

• Хәлсезлектән, тиз генә арып баручанлыктан көненә өч тапкыр ½ стакан кишер суты эчәргә.

• Имезүче әниләргә сөт төшсен өчен көненә өч тапкыр ½ – 1/3 стакан сутын эчәргә кушалар.

• Ангинадан тамакны суты белән чайкатырга киңәш ителә.

• Арудан яисә авырудан соң кишер сутына бал яки лимон суты кушып эчү хәл бирә.

Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: