Япония галимнәре, дөньяның төрле урынында гомер итүче 10 меңнән артык кешене тикшергәннән соң, оптимистларның йөрәк-кан тамырлары авырулары, рак, диабетка – 14ы, инсульт, йөрәк өянәгенә 35 процентка азрак бирешүен ачыклаган. Тиз төшенкелеккә бирешүчеләр, пессимистлар үзләрен гел борчып яши, аларның кан басымы күтәрелә, матдәләр алмашынуы начарая. Кыскасы, мондый кешеләр холыклары белән үз гомерләрен кыскарта.