+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 октябрь 2019, 08:45

Ике ил башлыгы аралашты

26 октябрь көнне Русия президенты Владимир Путин француз коллегасы Эмманюэль Макрон белән телефон аша аралашты, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Путин Макронны Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән 22 октябрьдә Сочида узган очрашуның асылы белән таныштырган.


Русия лидеры очрашудан соң кабул ителгән карарларның ике як өчен дә отышлы, шулай ук Сүриянең суверенитетын һәм территориаль иминлеген тергезү өчен дә мөһим булуын белдергән. Франция президенты Русия һәм Төркия арасында ирешелгән килешүләрнең уңышлы булуын бәяләгән.

Ике дәүләт лидеры да Эрдоган белән төзелгән меморандумның Сүрия кризисы һәм бу төбәктәге хәлләрне җайга салуда уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышаныч белдергәннәр.


Белүегезчә, 9 октябрьдә Төркия Сүриянең төньяк- көнчыгышында хәрби операцияләр башлаган иде.

В. Путин белән Р.Эрдоган очрашуыннан соң, Анкара хәрби хәрәкәтләрне туктатты.

#ВладимирПутин

Читайте нас: