Өй иясенә аеруча ватылган фото рамнары ошамый икән. Эзотериклар моңа тамчы да шикләнми. Шуңа фоторамка ватыла калса, аны шунда ук чыгарып ташлагыз. Алай гына да түгел, тиз арада яңаны сатып алып куегыз. Шулай иткәндә өй иясе “йомшара” икән.
Ә менә ватык әйберләр өегездә күп җыелып китсә, озак ятса, өй иясе сезнең уңышка юлны ябып куярга мөмкин, имеш. Шуңа иске-москы, ватык нәрсәләрне өйдә тотмагыз. Яңа, матур әйберләр алып, өй иясенә бер кечкенә тәлинкәгә сөт салып куйсагыз, уңышка юл ачыла икән.
Менә шулай. Ышансагыз, ышаныгыз...
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/y-iyasen-pk-l-tm-gez/