+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 октябрь 2019, 09:13

Путин шулай кушты

Русия Президенты интернетта наркотикларны пропагандалаган яки аларны кулланырга өндәгән өчен җинәять җаваплылыгын гамәлгә кертүгә кагылышлы төзәтмәләр әзерләргә кушты.

Документта билгеләнгәнчә, наркотиктарның һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы эш итү буенча өстәмә чара күрү, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен файдаланып, наркотикларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын куллануга өндәгән, аларны пропагандалаган өчен җинәять җаваплылыгын билгеләү җәһәтеннән Русия законнарына үзгәрешләр кертү бурычы куела.


Мәгълүм булуынча, гамәлдәге законнарда наркотиктарны пропагандалаган өчен административ җаваплылык кына билгеләнә. Аның өчен аерым кешеләргә, шулай ук чит ил гражданнарына яки гражданлыгы булмаганнарга иң зур штраф күләме – биш мең сум, вазыйфалы кешеләргә һәм эшкуарларга – 50 мең сумга кадәр, юридик берәмекләргә исә – бер миллион сумга кадәр. Чит ил гражданнарына карата Русиядән куу яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алу рәвешендә җәза алымы кулланылуы ихтимал.

#ВладимирПутин


Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: