+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
29 октябрь 2019, 19:00

Туңдырылган карлыганнан пирог

Моның өчен: 3 йомырка,1стакан шикәр комы,150 гр ак май,1 аш калагы крахмал,1 кап камыр йомшарткыч, 1 кап ванилин,2 стакан он,1 стакан эретелгән карлыган җимеше.

Иң башта ак майны кызу утта эретеп, 3 йомырканы һәм 1 стакан шикәр комын кушып туглыйбыз, крахмал, ванилин, камыр йомшарткыч кушкач онны өстәп янә озак итеп ботап, әзер массаны табага салабыз. Һәм 1 стакан эретелгән карлыган җимешен өстенә сибеп, мичкә куябыз.180 градуста 40 минут тотабыз. Карлыган пирогы әзер.
Чәйләрегез тәмле булсын.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kullanuchylar-pochmagy/tu-dyrylgan-karlygannan-pirog/
Читайте нас: