+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 октябрь 2019, 12:35

Башкортстанда республиканың иң лаеклы гражданнарын сайлыйлар

Башкортстанда «За честь республики» фестиваль-конкурсы уза. Халык төбәкнең иң лаеклы гражданнарын сайлый ала. Конкурста җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

Финал тавыш бирү «Общественная электронная газета» сайтында уза. Тавыш бирү безнең төбәктә яшәүчеләрнең тормышының һәм эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлкәләрен: фән һәм мәгариф; сәламәтлек саклау; мәдәният һәм сәнгать; дәүләт эшчәнлеге; сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш; эшкуарлык; кыю һөнәр кешеләре; спорт; иҗтимагый эшчәнлек; актив гаилә; мәгълүмат чаралары; батырлык кылган кешеләр буенча оештырылган 12 номинация буенча оештырылды.


Һәр номинациядә бер кеше өчен үз тавышыңны бирергә мөмкин. Номинантлар арасында республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары вәкилләре - конкурсның муниципаль этабында 248 җиңүче.


Тавыш бирү 28 октябрьдә башланды һәм 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, тәмамлана.


Конкурсның республика финал этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 ноябрьдә Уфада “Башкортостан” дәүләт концерт залында 17 сәгатьтә узачак.
Читайте нас: