Монументны Русия халык рәссамы Георгий Франгулян җитәкчелегендәге авторлар коллективы ясаган. Чит ил эшләре министрлыгы исә скульптураны эшләү башлангычын тәкъдим иткән. Мәгълүм булуынча, Евгений Примаков 1996 – 1998 елларда шушы министрлыкка җитәкчелек иткән.
Владимир Путин билгеләвенчә, Примаков һәрчак Русиянең милли мәнфәгатьләрен яклады, үз иленә тугры хезмәт итте, Русиядә дә, аннан читтә дә зур абруй казанды.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.