+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 октябрь 2019, 11:37

Ана капиталын куллану мөмкинлекләре артачак

Ана капиталын машина сатып алу өчен сарыф итәргә рөхсәт бирүләре мөмкин. 1 миллион сумга кадәр бәядәге һәм безнең илдә җитештерелгән автомобильне сатып алу өчен ана капиталын куллану турындагы закон проектын Дәүләт думасына керттеләр. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Автомобильдә кимендә өч пассажир урыны булырга, двигателе кимендә 125 ат көчле булырга тиеш. Бу тәкъдимне «Гадел Русия» фракциясе депутатлары керткән. Алар фикеренчә, бала тугач, гаиләдә машинага ихтыяҗ күпкә арта. Закон кабул ителгән очракта, гаиләләргә дә, Русия автопромына да ярдәм булачак дип саный депутатлар. Хәзерге вакытта ана капиталының күпчелек өлеше торак шартларын яхшырту өчен сарыф ителә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/ana-kapitalyn-kullanu-m-mkinlekl-re-artachak/
Читайте нас: