+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
31 октябрь 2019, 08:57

Рауль Кастро сәлам тапшырган

Владимир Путин Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудес белән очрашты. Мигель Диас-Канель Бермудес Русиягә эш визиты белән килде.

Очрашуда Русия һәм Куба арасындагы стратегик партнерлыкны төрле юнәлешләрдә киләчәктә дә үстерү перспективалары, халыкара хәлләрнең актуаль мәсьәләләре турында сүз барды.

Куба Президенты Мигель Диас-Канель Бермудесның Русиягә быел Президент сыйфатында килүе әле беренче генә икән. Бу җәһәттән В.Путин аны Президент булып сайлануы белән котлады. Русия белән Кубаның бер-берсенә һәрдаим таяныч булуы, хезмәттәшлек итүе турында билгеләде. Русиянең Кубаның үзаллы позициясенә, мөстәкыйльлек сәяәсәтенз аерым хөрмәт белән каравын ассызыклады. Үткән ел ике ил арасында тауар әйләнеше 33 процентка күтәрелүе дә – уңай күренеш. Куба гади булмаган шартларда яши, экономик һәм социаль сорауларны чишү җиңел түгел, әмма, гомум алганда, хәлләр начар түгел.

Мигель Диас-Канель Бермудес исә үзенең Президент булып сайлангач, чит илләрдән иң беренче булып Русиягә килүен әйтеп үтте. Шулай ук армия генералы Рауль Кастродан җылы сәламнәр тапшырды.

(Рауль Кастро – 88 яшьтә, 2011 елдан Кубаның Коммунистлар партиясе лидеры, Фидель Кастроның энесе.)

#ВладимирПутин

Читайте нас: