+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 ноябрь 2019, 10:46

Хуш, Рамазан ага!

Уфада Башкортстанның халык артисты, бик күп халык һәм композитор җырларын оста башкаручы Рамазан Янбәков мәрхүм.

Рамазан Фәтхулла улы Янбәков 1934 елның 15 мартында Баймак районы Баиш авылында туа. 1957-1959 елларда Радио һәм телевидение комитетының хор солисты булып эшли. 1961 елда БДУның биология факультетын тәмамлый һәм шул ук елда Уфа музыка педагогия училищесында укыта башлый.

30 елдан артык Башкорт дәүләт филармониясендә башлап җырлаучы булып эшли, концерт бригадасын җитәкли. Гастрольләр белән бөтен Советлар Союзын йөреп чыга.

Рамазан Янбәковның үзенчәлекле бай һәм йомшак тавышы, аның башкаруындагы башкорт халык җырлары тамашачыларның күңел түрендә озак сакланыр.
Читайте нас: