+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 ноябрь 2019, 10:33

Минем тамган һәр каным Һиндстан өчен булачак

Һиндстанның премьер-министры Индира Гандины үтерүгә 35 ел тулды.

Аны үзенең тән сакчылары атып үтерә.

Индира Гандины Советлар Союзында яраталар, хөрмәт итәләр. Ул безнең илгә 9 тапкыр килә. Иң ныгы аны Леонид Брежнев ярата: 1974 елда алар хезмәттәшлек турында килешү төзиләр. Хәтта аңа Мәскәү дәүләт университетының профессоры исемен дә бирәләр. Вафатыннан соң университеттан ерак түгел аңа һәйкәл дә ачалар.

31 октябрь көнне Индира Ганди Америка журналисты Питер Устинов белән очрашу өчен резиденциясеннән чыга һәм капкасына юллана. 15 метр ераклыкта бер тән сакчысы озата бара, икесе капка төбендә тора. Ул алар белән елмаеп исәнләшә һәм... шунда ук аркасына 30 пуля оча башлый...

Индира Ганди хастаханәдә якты дөнья белән хушлаша.

Фаразларның берсе буенча аны дини экстремистик төркем әгъзалары үтергән. Сикхлар Һиндстаннан тулысынча азат булырга хыялланган. Гандиның приказы буенча аларның лидерлары үтерелгән була.

“Аның тән сакчылары арасында сикхлар күп була. Аңа тән сакчыларыңны алмаштыр күп тапкырлар әйтәләр, - дип искә ала Русия фәннәр академиясенеең Һиндстан буенча тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Татьяна Шаумян. – Әмма ул әле алыштыра алмыйм, мине сикхларга каршы дип гаепләячәкләр, ди”.

Икенче фараз буенча, Көнбатышта Индира Гандины Советлар Союзы белән дус булганы өчен яратмыйлар, сикхлар алар кулындагы корал гына булып тора. Җинаять кылырга заказ бирүченең исеме билгесез булып кала. Үтерүчеләрнең берсен шунда ук атып үтерәләр, икенчесен төрмәдә җәзалыйлар.

Индира Гандины барыбер үтерерләр иде, дигән фикердә күпләр. Атып үтермәсәләр, агуларлар иде. Ул язмышыннан качып котыла алмас иде. Аның үләр алдыннан әйткән сүзләре: “Минем тамган һәр каным Һиндстан өчен булачак”...


Читайте нас: