+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 ноябрь 2019, 09:06

Путин: " Хезмәтегез хөрмәткә лаек"

Русия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә үткән "Общество" форумының катнашучыларын сәламләде, аларның актив гражданлык позициясен, икътисади һәм социаль проблемаларны хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте.

- Сез мәгариф, сәламәтлек саклау, экология, мәдәният һәм туризм, хәйрия өлкәсендәге мөһим проблемаларны хәл итүгә үз өлешегезне кертәсез, актив гражданлык позициясенең, үз илегезгә ихлас мәхәббәтнең лаеклы үрнәген күрсәтәсез. Зур файда китерә торган мондый хезмәт тирән хөрмәткә һәм ярдәмгә лаек, - диде Владимир Путин.


Владимир Путин, форумда катнашучыларга иң мөһиме - гражданнарның гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы, шулай ук, масштаблы социаль программаларны үтәү буенча иҗтимагый контрольне ныгыту белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Президент Русиянең төрле төбәкләрендә уңышлы гамәлгә ашырылучы иҗтимагый башлангычларга ярдәм итүгә юнәлтелгән "Минем проектым – минем илем" конкурсын аерым билгеләп үтте.


#ВладимирПутин

Читайте нас: