+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 ноябрь 2019, 11:53

"Сеңлекәш"не карарга ашыгыгыз!

6 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Миякә район мәдәният сараенда "Сеңлекәш" фильмын карарга ашыгыгыз!!!

“Сеңлекәш” фильмына битараф калу мөмкин түгел.


Александр Галибинның “Сеңлекәш” фильмы Башкортстанның халык шагыйры, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән.


Мостай Кәримнең әсәрләренә генә хас мохитне, тылсымны башка берәүнеке белән дә чагыштырырга мөмкин түгел. Шунысы куанычлы – шушы мохит, илаһилык “Сеңлекәш” фильмына да күчкән. Моңа Башкортстаныбызның гүзәл табигате, борынгы авылның оста сурәтләвеннән тыш, актерларны уңышлы сайлап алулары да тәэсир итә.

“Сеңлекәш” фильмында үзебезнең милли театр актерлары Илгизә Гыйльманова, Сәгыйдулла Байегет, Рәвис Заһитов, Ирада Фазлаева, Гөлназ белән Руслан Хайсаровлар һәм башкалар – барысының да тормышчан, тирән уйнавы сокландырды.


Ә әлегә “Сеңлекәш” Русиянең төрле төбәкләрендә, Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә зур экраннарны яулый.

Билетлар күптән сатуда, хаклар кыйммәт түгел. Белешмәләр өчен телефон 8-927-086-57-58.

Читайте нас: