+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 ноябрь 2019, 12:38

Шайморатовка һәйкәл Җиңү бәйрәменә куелачак

Уфаның Совет мәйданында генерал-майор Миңлегали Шәйморатовка атлы һәйкәл куелачак.

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт йортында узган Бөек Җиңүнең 75нче еллыгына әзерләнү буенча оештыру комитетының утырышында хәбәр итте.


Бу шәхеснең истәлеген мәңгеләштерүдә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең барлык институты катнашырга тиеш, диде Радий Фәрит улы.


Гомүмән, Руссиядә атлы статуяләр күп түгел. Ә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командирына һәйкәл, Салават Юлаевка һәйкәлдән кала, Уфада икенче атлы монумент булачак.


Сурәттә: Шайморатовның Кырмыскалы районындагы һәйкәле.
Читайте нас: