+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 ноябрь 2019, 12:29

Яңа полигоннар төзеләчәк

2020 -2024 елларда Республика буенча каты көнкүреш калдыклары кабул итүче 24 полигон төзеләчәк.

Бу турыда Башкортстан экология министрлыгы хәбәр итә. Бүгенгесе көндә эшләп килгән полигоннарны киңәйтү эше дә алып барылачак. Дүртөйле районында, елына 598 мең кубометр чүп кабул итәргә сәләтле полигон, 2022 елда әзер булачак. Благовещен районында, елына 410 мең кубометр чүп кабул ителәчәк полигон, 2021 елда зурайтылып тапшырылачак. 2020-2022 елларда Октябрьск, Туймазы, Бәләбәй һәм Баймак районнарында, елына 100 мең тонна калдык араларга сәләтле 4 объект төзеләчәк. Иң куәтле, елына 400 мең тонна калдык араларлык комплекс, Уфа районында 2021 елда әзер булачак. Дүрт ел эчендә 42 чүп төяп озату объекты һәм 9 чүп эшкәртү һәм утильләштерү объекты төзеләчәк.

Читайте нас: