+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 ноябрь 2019, 20:02

Өч бала боз астына киткән..

Кинәт салкынайту сәбәпле елга һәм күлләр боз белән каплана башлады. Аеруча күлләр бозланды. Тик аның әле бигрәк юка булуын балалар да, өлкәннәр дә аңлап җитми, күрәсең.

2 ноябрьдә Нуриман районында коточкыч фажига теркәлде: өч бала боз астына киткән. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, хәл көндезге сәгать дүртләр тирәсендә Байгилде авылы янындагы Бәләкәй күлендә була.


Өч, биш һәм җиде яшьлек балалар, күрәсең, боз карарга дип бара. Тик боз җимерелеп, алар бата. Аталары соң күреп кала, йөгереп барып җиткәндә, балалар су астына киткән була. Барысын да сөйрәп чыгара. Балаларга беренче медицина ярдәме күрсәтелә. Өч һәм биш яшьлекләрен дәваханага озаталар, җиде яшьлеге, кызганычка каршы, һәләк була.


Әле әти-әни белән психологлар аралаша. Урында полиция, табиплар, котҡаручылар эшли. Хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Әле боз янына бару үтә хәвефле. Балаларны ялгыз елга-күл буена җибәрмәгез. Өлкәннәргә дә сак булу зарур.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: