+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
4 ноябрь 2019, 12:41

Көзге бозга ышаныч юк

Сулыкларда беренче бозлар хасил булу белән күбебез, аеруча балалар, тизрәк шунда ашыга. Тизрәк боз өстеннән йөрисе, шуасы килә. Ләкин калынлыгы 10-12 сантиметрдан да ким булмаган боз гына кеше өчен хәвефсез дип санала. Авырлык аркасында боз өстендә ярыклар барлыкка килә, алар шыгырдавык тавыш чыгара. Бу очракта атлап яки йөгереп түгел, ә шуа-шуа куркыныч урыннан китәргә кирәк. Хәвеф зур икән, иң яхшысы – бозга ятарга һәм артка табан шуышырга кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

– Тыелган урыннарда сулыкларны боз аша чыкмаска;

– кыш башында йока боздан йөрмәскә;

– кыш башланып кына торганда сулыкның уртасы аеруча куркыныч, ә кыш ахырында яр буе участоклары, күпер аслары хәвефле;

– тәүлекнең караңгы вакытында һәм күренүчәнлек начар булганда (томан, кар, яңгыр) бозга чыгарга һич тә ярамый;

– бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый. Бозның ныклыгын таяк белән тикшерергә мөмкин: таяк белән суккач, су чыкса, димәк, боз өстендә йөрергә ярамый.

Иң беренче һәм иң гади кагыйдә: ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. Ә керергә туры килсә, сулык турында хәбәрдар булу кирәк. Шуны истә тотыгыз: иң якындагы коткару хезмәте килгәнче күпмедер вакыт үтәчәк. Ә боз астында балык тотучылар салкын суда вакытның минутлар түгел, ә секундлар белән исәпләнүен хәтердән чыгармаска тиешләр.


Боз астына төшеп китсәгез, нәрсә эшләргә?

– Коткыга бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр эшләмәгез, тынычрак сулыш алырга тырышыгыз;

– башыгыз белән суга батмас өчен, кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена тотынырга тырышыгыз;

– бәкенең агым сезне боз астына алып китмәслек җиренә күчәргә тырышыгыз;

– бозны ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамый гына күкрәк белән боз кырыена ятыгыз, сак кына башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куегыз. Боз чыдаса, җай гына әйләнә-әйләнә ярга таба шуышыгыз.

Кайсы яктан килдегез, шул якка таба юнәлегез, чөнки андагы бозның ныклылыгы сыналган!

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.
Читайте нас: