+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 ноябрь 2019, 08:08

Башкортстан начальниклы булды

РФ Президенты Владимир Путин Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы итеп Алексей Чириковны билгеләде.

Ул сентябрь аеннан бу вазифаны вакытлыча башкарган Илнур Адгамов урынына килде.
Алексей Чириков 1975 елда Барнаулда туган. 1996 елда Уфа шәһәрендәге Русия Эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбен, 2010 елда Русия Җинаять җәзаларын гамәлгә ашыру федераль хезмәтенең хокук һәм идарә академиясен тәмамлаган. 1996 елдан Алтай краенда җинаять-җәзалары системасында эшли. 2018 елның сентябреннән Калининград өлкәсе буенча идарәлектә начальник вазифасын башкарган.
#ВладимирПутин
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/bashkortstan-nachalnikly-buldy/
Читайте нас: