-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 ноябрь 2019, 11:24
Дүрт кенә көн эшләү отышлы
“Microsoft”ның Япониядәге офисы эксперимент рәвешендә хезмәткәрләрен август ае дәвамында дүрт көнлек эш атнасына күчергән. Нәтиҗәләр хезмәткәрләргә уңай тәэсир итү белән бергә, компаниянең икътисади күрсәткечләрен дә яхшырткан. 2300 хезмәткәр җомга, шимбә, якшәмбе көннәрне ял иткән. Эш хаклары элеккечә сакланган.
Шушы эксперимент дәвамында хезмәт җитештерүчәнлеге 40 процентка үскән, электр энергиясен тотыну 23 проценка кимегән. Компания (ә аның офислары Җир шары буенча таралган) тәҗрибәне башка илләрдә дә кертергә уйлый, дип хәбәр итә "newsru.com".
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/D-rt-ken-k-n-eshl--otishli-4995/
Читайте нас:
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?