+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
6 ноябрь 2019, 08:22

Президент порошоксыман алкоголь җитештергән өчен штраф салуны хуплады

Русиядә составында спирт булган порошоксыман алкоголь җитештергән өчен административ җаваплылык турында закон үз көченә керәчәк. Русия Президенты Владимир Путин кул куйган документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан.

Закон Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексының “Спиртлы порошоксыман алкоголь җитештерү яки әйләнешкә кертү” маддәләрен тулыландырачак.
Гражданнар өчен штрафлар 5-20 мең сум, вазыйфа биләүче кешеләргә 20-50 мең сум, юридик берәмлекләргә 200-500 мең сум булачак. Шул ук вакытта, җитештерелгән продукцияне конфискацияләү ихтималы да бар.
Алдарак Русия Министрлар Кабинеты хәбәр иткәнчә, спиртлы порошоксыман продукция сәламәтлек өчен зыянлы. Чөнки кулланучы “коры алкоголь” куллануның ысулын һәм күләмен үзе теләгәнчә үзгәртергә мөмкин.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Prezident-poroshoksiman-alkogol-iteshterg-n-chen-shtraf-saluni-hupladi-4743/
Читайте нас: