+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 ноябрь 2019, 10:23

Кайсы һөнәр киләчәктә кирәк булачак?

Бухгалтер, табиб, укытучы, пешекче, бармен, кондитер квалификациясе булган хезмәткәрләр эшсез калмаячак.

Ким дигәндә, якындагы 5–10 ел аларга ихтыяж бетмәячәк. Шулай ук дефицит һөнәрләр дә калачак. Аларга инженер-химик, биотехнологик җитештерүнең сыйфатын контрольдә тотучы менеджер, бүлү җайланмалары корамалларын ремонтлау буенча электрослесарь яки оператив-күчмә бригада электромонтеры кебек һөнәрләр керә.


Моны Бөтенрусия хезмәт гыйльми-тикшеренү институты экспертлары ачыклаган.


Киләчәктә җитәкчеләр дә кирәк булачак. Мәсәлән, электр станциясендә смена җитәкчесе яки фармацевтика эше белән идарә итү өлкәсендәге белгечләргә эшсез калу янамый.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: