+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 ноябрь 2019, 10:03

Нинди балык файдалы?

Русиянең билгеле табибы Александр Мясников иң файдалы балык турында сөйләде. Кыйммәт тә түгел, витаминнарга да бай.

Сүз зур булмаган диңгез балыгы хакында. Анда тоз, йод, микроэлементлар, файдалы майлар - Омега-3 һәм Омега-6 бар.

Тик бер җитди нәрсәне истә тотыгыз, ди доктор: "Диңгез балыгында терекөмеш тә бар. Шуңа бала көткән хатыннарга аны еш ашарга киңәш ителми. Иң яхшысы вак балык сайлагыз, аларда терекөмеш юк".


Әлбәттә, елга балыгы да яхшы. Аксымы да тиз үзләштерелә, организмга фосфор, А, В, Е витаминнары да кирәк. Өстәвенә, диңгез балыгына караганда, әзрәк калорияле.


Әмма белгеч үз сүзендә нык тора: "Ә барыбер диңгезнең вак балыгы файдалырак".


Әйткәндәй


Докторның балыкны әзерләү рецепты да бар. Иң яхшы ысул: парда, яшелчәләр "мендәре"ндә, пешерү. Бу вакытта диңгез ризыгыннан артык матдәләр "оча", ә файдалы сыйфатлары саклана.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: