+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 ноябрь 2019, 09:45

Спорт белән шөгыльләнмичә дә ябыгып була икән

Диетологлар спорт белән шөгыльләнмичә ябыгырга мөмкин булуын белдерә.

“Аксымга бай ризыклар – кош ите, балык ашарга кирәк. Альтернатива сыйфатында тофу, борчак, фасоль, ногыт, чиа орлыгы, чикләвек, тозсыз арахис һәм кабак орлыгын кулланырга мөмкин. Моннан тыш, чикләнгән вакыт булганда, өзек туклану режимы ярдәм итәчәк. Мәсәлән, кичке сәгать 6дан соң ашамаска кирәк”, – ди алар.

Диетологлар атнасына өч тапкыр тәүлегенә 25 процент калорияле ризык ашарга, ә калган көннәрдә гадәти режимда тукланырга да тәкъдим итә. Белгечләр шулай ук стресстан качарга да өнди, чөнки аппетитны уята. Йокы режимын нормальләштерү артык массаны киметергә ярдәм итә ала.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: