+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 ноябрь 2019, 16:01

Тәмле дә, туклыклы да

Уңган хуҗабикәләр игътибарына яңа рецепт тәкъдим итәбез. Самсаны сез ничек әзерлисез? Ә без шулай. Үзебезгә саклап куйыйк – һичшиксез, кирәге тияр.

Самсаның камыры өчен 200 грамм каймак, 100 грамм кайнаган су, бер чәй калагы тоз, бер чеметем сода, 600 грамм он алабыз.


Эчлеккә: сыер итеннән 400 грамм фарш, 350 грамм башлы суган, ике аш калагы көнбагыш мае, бер ачы борыч, тоз, өстенә сибү өчен кунжут, сөртергә – йомырка.

Башта кайнаган суга тоз, сода, он салып камыр басабыз. Йомшак кына килеп чыга. Эчлек төрлечә булырга мөмкин. Майлырак сыер итенең фаршын алабыз. Тоз, суган, ачы борыч кушып басабыз. Әзрәк кенә көнбагыш мае кушып җибәрәбез. Суганны кулдан эрерәк ярым түгәрәк итеп кисәбез.


Камырны өлешләргә бүләбез. Бер өлешен бәләкәй генә итеп җәябез. Эченә әзер фаршны салып чыгабыз. Тирә-ягын ябештереп, өчпочмак формасында эшлибез. Аннары формага кәгазь җәеп, самсаларны тезеп чыгабыз. Өстенә йомырка сөртеп, кунжут сибәбез.


Духовкада 190 градуста өсте кызарганчы 35-40 минут пешерәбез.


Самсаны эссе көенчә ашыйлар. Ашыгыз тәмле булсын!

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: