+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
7 ноябрь 2019, 08:49

Владимир Путин министрны ни өчен тәнкыйтьләде

Владимир Путин Русия Президенты каршындагы Рус теле буенча совет утырышында магистратурага төркемнәр туплаганда бюджет урыннарының аз булуына бәйле канәгәтьсезлек белдереп, фән һәм югары белем министры Михаил Котюковны тәнкыйтьләде.

Утырышта Воронеж дәүләт университетын мисалга китерделәр. Анда магистратура төркемендә ни бары алты бюджет урыны бар, ә төркемдә кәмендә 12 кеше булырга тиеш. Котюков хәлгә аңлатма бирергә тырышты. “Статистикага ярашлы, әле абитуриентларның 40 проценты бюджет нигезендә белем ала, калганнары – түләп укый. Бу күрсәткечләр укырга кабул итүнең контроль саннарын бүлгәндә исәпкә алына”, – диде ул.


Владимир Путин моңа җавап итеп: “җирдәге хәлне, тормыш чынбарлыгын аңламыйча, статистика мәгълүматларына гына нигезләнү дөрес түгел”, – диде. Ул кагыйдәләргә төзәтмә кертү зарурлыгын белдерде. Магистратура төркеме кәмендә 12 кешедән торырга тиеш икән, димәк, анда 12 бюджет урыны булдыру шарт, дигән фекердә Президент.


Владимир Путин министрга мәсьәләне хәл итәргә, җитешсезлекләрне бетерәргә кушты. “Без әле бу методикага үзгәреш кертәбез”, – диде Михаил Котюков. Президент шушы үзгәрешләр турында үзенә хәбәр итүне сорады.
Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Ләйсән Вәлиуллина хәзерләде.


#ВладимирПутин
Читайте нас: