+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 ноябрь 2019, 11:29

Финик җимеше хәл кертә

Финик җимеше бик борынгыдан мәгълүм.

Әлеге искиткеч җимешне 5-7 мең ел элек үк гарәпләрнең борынгы бабалары да ашаган. Ул гарәп илләрендә үсә, ә әлеге җимешне үстерү һәм сату буенча Согуд Гарәбстаны иң алдынгы ил санала.

Әгәр көнгә 10 финик җимеше ашасагыз, тәннең магний, бакыр, күкерткә тәүлеклек ихтыяҗын — тулысынча, тимергә 50 процентка канәгатьләндерәчәксез. Шулай ук, башка җимешләрдән аермалы буларак, финикта 60-65 процент шикәр һәм фруктоза бар. Аларның организм өчен бернинди зыяны да юк.

Бу җимешенең хәл кертү, ирлек көчен арттыру үзлеге бик борынгыдан ук мәгълүм. Ул йөрәк, бавыр һәм бөерләр эшчәнлеген яхшырта, эчәклектә файдалы микроблар барлыкка килүгә этәргеч була. Калий бик күп булу сәбәпле, җимеш йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә дә бик файдалы.



Читайте нас: