+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
8 ноябрь 2019, 10:27

Кремльне офицерлар басты!

Мәскәүнең Кремльләр сараенда югары дәрәҗәләргә билгеләнгән офицерларны тәкъдим итү чарасы узды.

Кремльләр сараенда Русия Президенты Владимир Путин югары дәрәҗәдәге офицер һәм прокурорларга дәрәҗәләр һәм бүләкләр тапшырды.
– Кадерле дуслар, – диде Владимир Путин тантанада чыгыш ясап.– Кремльдә тантаналы шартларда узган хәрби, махсус дәрәҗәләр, вазыйфаларга билгеләү уңаеннан сезне тәбрикләвем өчен шатмын! Кадрлар буенча карарлар сезнең һөнәри һәм эшлекле сыйфатларыгызга карап кабул ителде. Сезнең хезмәт вазыйфагыз үсү белән тагын да эшегезне җаваплырак башкарырсыз дип уйлыйм.
Владимир Путин Федераль сак хезмәте, тикшерү комитеты, коткаручылар һәм башка хезмәтләрнең дә бурычларын телгә алды. Һәм аларга зур вазыйфалар йөкләнүен искә төшерде.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Kremlne-ofitserlar-basti-6108/
#ВладимирПутин
Читайте нас: